Решаем вместе
Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Расскажите об этом

Поздравления со свадьбой, никахом

 

Яшэгез Сез бугенгедэй матур итеп,

Соенерлек итеп туганнар,

Сагынырлык итеп якын дуслар,

Конлэшерлек итеп дошманнар!!!!

 

Сез икегез матур бер жыр тосле.

Син сузлэре булсан,ул -кое.

Балкытыгыз якты кояш итеп

язмыш булэк иткэн союне!!!

 

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

 

Бал-май кебек татлы, затлы сузлэр,

Кызганмасын тэмле телегез!

Ике булып сез ускэнсез инде,

Икегез бер була белегез!

Уйнап-колеп, яна юлга сезне,

Озатабыз туйда бугенге!

Авыр чакта таянычын булса,

Яшэу ямьле, тормыш кунелле!

Хыялларыгызга нигез булсын,

Минем телэклэр дэ бер олеш!

Мин татулык телим Сезгэ буген!

Бэхет йорты тозу Сезнен эш!

 

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

 

Тәбрик итәм кавышу көне белән,

Котлы булсын туегыз.

Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,

Яңа матур тормыш корыгыз.

Матур булсын алгы көнегез,

Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.

Һәркем тормыш юлыгызны

Аяз күккә карап тиңләсен.

Теләгем шул: тормыш юлыгызда

Бер-берегезгә терәк булыгыз.

Матур кызлар, батыр уллар үссен,

Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

 

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

 

Никах

 

Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!

 

Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз.

 

Никах укыттыгыз.

 

Никах – ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках – ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр.

 

Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, [кәләш] – [кияүнең хатыны, [кияү]- [кәләшнең] ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.

 

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр – бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, “әннә”, “әттә” дияр… , …мәхәббәтләрен табарлар һ. б. һ.б

 

Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

 

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

 

Гаилә кору – зур юлларның башы

Юлларыгыз һәрчак ак булсын

Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын

Чәчәкләре мәңге саф булсын.

 

Васыять шул сезгә миннән:

Киләчәктә кайгыларны уртак бүлегез.

Шатлыкларны матур бала белән

Бишекләрдә алып килегез.

 

Тормыш бик катлаулы, шуңа күрә

Гадел юлны сайлый белегез

Миннән сезгә шундый теләк –

Бер-берегезне аңлый белегез.

 

ЗАГС биргән язу – кәгазь бит ул

Ул саргая еллар үтүгә

Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт

Балкып торсын гомер-гомергә.

 

Бер-берегезне табып кавышкансыз,

Икегез дэ нинди сойкемле!

Кузгэ-куз карашып елмаясыз,

Бер гол чэчэклэре шикелле!

Бер-берегезгэ ныклы терэк,

Иптэш, сердэш булыгыз,

Давыл-янгырга бирешми

Гел янэшэ торыгыз!

Котлы булсын туегыз!

 

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

 

Йозлэрегез буген колэч сезнен.

Алдыгызда тормыш дингезе.

Чын кунелдэн котлыйм сезне

Бер-берегезне ныклы яратагыз

Кабул булсын изге телэклэр

Тормыш сукмасында юлдаш булсын

Типсен бергэ сезнен йорэклэр.

 

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

 

Алып килдек сезгэ телэклэрне

Телэгебез безнен кечкенэ.

Бер -берегез очен тормышта да

Булыгыз сез алтын генэ

Пар кугэрченэрдэй горлэшеп

Яшэгез бергэ бергэ

Тату гаиля тыныч тормыш

Бездэн телэк шул сезгэ.

 

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

 

Бэхет тан булып яктыра,

Бэхет коне кош булып сайра,

Бэхет ул дулкын остендэ

Аккош калдырган каурый.

Бэхет кочактагы чэчэк,

Утнын, ул ялкынлысы

Мангай тирендэн бушаган

Бэхетнен ин олысы.

Онытмагыз, сагать санап тора

Минутларын узып барганнын

Югалтмагыз мэнге саклагыз сез

Мохэббэтнен алтын балдагын.

Айкалмасын, чайкалмасын

Булып торсын кесэгез

Ике тормак роза кебек

Гел янэшэ яшэгез.